ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын томанда саклану чаралары турында искәртә

15 октябрь 2018, 18:42

16 октябрьдә, төнлә һәм көндез, Татарстанда урыны белән томан төшүе көтелә.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын томанда саклану чаралары турында искәртә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 16 октябрьдә, төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән томан төшүе көтелә”, - диелгән ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына томанда ерак араларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга элемтә чаралары алырга тәкъдим ителә.

Трассада һәм шәһәр эчендә хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлекне сакларга киңәш ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10