ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда Ленин дамбасында берьюлы җиде автомобиль бәрелешкән

15 октябрь 2018, 18:07

Юл-транспорт һәлакәтендә юл-патруль хезмәте машинасы зыян күргән.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның Ленин дамбасында булган юл-транспорт һәлакәтендә юл-патруль хезмәте машинасы зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.

Көндез дамбада шәһәр үзәгенә бару юнәлешендә биш җиңел машина бәрелешкән. Урынга юл-патруль хезмәте экипажы килгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре зыян күргән өч машина мәгълүматларын теркәп, аларны юлдан алганнар. Нәкъ шул вакытта калган ике машинага һәм юл-патруль хезмәте автомобиленә “Хендэ” килеп бәрелгән. Ул Мәскәү районы ягыннан шәһәр үзәгенә бара торган булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше дә зыян күрмәгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10