ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда ел ахырына кадәр авылларда яңа клублар саны 285кә җитәчәк

15 октябрь 2018, 18:23 , Фото: архив tatarstan.ru

Татарстанда ел ахырына кадәр авылларда яңа клублар саны 285кә җитәчәк Быел республикада 28 күпфункцияле клуб ачу планлаштырылган, шуларның 22се инде тапшырылган.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда республика программасы кысаларында ел башыннан 22 яңа авыл клубы ачылды. Декабрь ахырына кадәр тагын алты авыл клубы ачылачак. 2018 елга программа кысаларында каралган гомуми инвестицияләр күләме 267,7 млнга артып киткән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында әйттеләр.

“Күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзелеше 50, 100, 200 һәм 300 урынга каралган бер төрле проектлар нигезендә китапханә һәм фельдшер-акушерлык пунктлары белән бергә алып барыла. Проектлар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм уңайлы мохит булдыруны истә тотып эшләнгән”, - диделәр министрлыкта.

Хәзерге вакытта Казанда алты һәм Татарстанның биш районында күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзелеше бара. “Уртача алганда, төзелеш-монтаж эшләренең башкарылышы - 93,4%”, дип аңлаттылар министрлыкта.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле, 2012 елдан 2017 елга кадәр, Татарстанда 257 авыл клубы төзелеп, файдалануга тапшырылган. Бу эшләргә республика бюджетыннан 2,6 млрд сум акча тотылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10