ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

EuroSkillsта катнашкан шәфкать туташы: Нәтиҗәдән күңелем төшмәде, иң мөһиме – тәҗрибә

15 октябрь 2018, 17:31 , Фото: worldskills.ru

EuroSkillsта катнашкан шәфкать туташы: Нәтиҗәдән күңелем төшмәде, иң мөһиме – тәҗрибә Айгөл Гарипова Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). EuroSkills 2018 ярышының “Медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү” компетенциясе ил командасында катнашкан шәфкать туташы Айгөл Гарипова югары нәтиҗә булмаганга борчылмаган. Бу хакта ул “Татар-информ”га интервьюда сөйләде.

Будапештта һөнәри осталык буенча Euroskills 2018 чемпионатында Айгөл Гариповага өченче урынны яулау өчен бер ярым балл җитмәгән. Аның сүзләренчә, төп авырлык презентацияне инглиз телендә ясау булган.

“Минем ярышлар нәтиҗәсеннән күңелем төшмәде, иң мөһиме – тәҗрибә. Тәҗрибәне мин хезмәттәшләрем белән уртаклаша алам. Шәфкать туташы эшенә аерым карашым бар минем. Һәр авыру белән кул биреп күрешәм”, - диде ул. Үз эшен яратуын, гомере буе шул эшне башкарырга әзер булуын әйтте.

Гарипова хастаханәдә авыруларга катлаулы операцияләрдән соң тернәкләнергә ярдәм итә. Шәфкать туташы әлеге һөнәрнең абруен күтәрәсе килүен әйтте.

  • Айгөл Гарипова EuroSkills 2018 ярышының “Медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү” компетенциясендә ил командасына кергән. Ул 2017 елда Краснодарда узган (WorldSkills Russia) “Яшь профессионаллар” ил чемпионаты җиңүчесе булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10