ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Дәүләт торак фондының элеккеге башлыгы Тәлгать Абдуллинның яңа эш урыны билгеле

15 октябрь 2018, 16:33 , Фото: архив

Дәүләт торак фондының элеккеге башлыгы Тәлгать Абдуллинның яңа эш урыны билгеле
Тәлгать Абдуллинның нинди вазифага билгеләнәчәге турында әлегә тәгаен билгеле түгел.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының элеккеге башлыгы Тәлгать Абдуллин “Связьинвестнефтехим” акционерлык җәмгыятенә эшкә күчә. Әлеге мәгълүматны компаниянең кабул итү бүлмәсендә расладылар.

Шул ук вакытта “Связьинвестнефтехим” җәмгыятендә Тәлгать Абдуллинның нинди вазифа биләячәген һәм кайчан эшкә керешәчәген ачыклап әйтмәделәр.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинны вазифасыннан азат итүе 12 октябрьдә билгеле булды. Аның урынын элек Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетын җитәкләгән Марат Зарипов алды.
  • “Связьинвестнефтехим” АҖ Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2003 елның апрелендә оештырылды. Холдингның бурычы - Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре дәүләт акцияләрен нәтиҗәле куллану хисабына республика икътисадында инвестицион процессны стимуллаштыру. Хәзерге вакытта җәмгыятьнең устав капиталы 57,4 млрдтан артып киткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10