ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Миләүшә Сибгатуллина милли телеканалларны “кабып йоту”да зур медиахолдингларны гаепләде

15 октябрь 2018, 15:45 , Фото: Султан Исхаков

Миләүшә Сибгатуллина милли телеканалларны “кабып йоту”да зур медиахолдингларны гаепләде Милли телеканаллар зур медиахолдинглар комачауламаса эшләп торачак, диде ул.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Милли телеканаллар зур медиахолдинглар комачауламаса эшләп торачак, тик күп очракта алар безне “кабып йоту” ягында. Бу хакта бүген "Туган тел" телеканалы ачылуга багышлап “Татар-информ” агентлыгында узган  матбугат конференциясендә  каналның Казан филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина әйтте.

“Тугыз ел дәвамында “Туган тел ” каналын эшләтеп тору бик зур батырлык. Ул бит бик күп артистларга мәйдан булып тора, канал татар эстрадасы җырчылары белән тыгыз элемтәдә тора. Алар Башкортстанда рәхәтләнеп концертлар куялар, монысы бит икътисад дигән сүз. Зур медиахолдингларга кечкенә оешмалар үзләренең рекламаларын бирә алмый интегә, чөнки бик кыйммәт. Һәрбер канал төрле юнәлештә үсеш ала, “Туган тел” каналы музыкаль юнәлешне сайлаган. Бу аңа киләчәктә үсәргә һәм тизрәк танылырга зур мөмкинлек бирәчәк. Бер юнәлештә эшләү яхшырак. Күп очракта җыр, моң нәрсә иде ул? – дип уйлыйбыз. Татар һәм башкорт халкы өчен ул сәнгать кенә түгел, рухи яшәү һәм фикерләү рәвеше. Бу милли телевидение эшләп торачак, әгәр дә “Мәйдан” очрагындагы кебек зур медиахолдинглар “кабып йотмаса”. “Туган тел” - милләтнең байрагы була алырлык канал”, - диде ул.

  • Тугыз ел дәвамында Башкортстанда эшләп килүче “Туган тел” милли музыкаль телеканалы тиздән Казанда ачыла. Телеканалның максаты - татар һәм башкорт телен пропагандалау, милли мәдәниятны таныту.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10