ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Əлиф"спектакле “Алтын битлек” алганнан соң беренче мәртәбә бүген Казанда күрсәтелә

15 октябрь 2018, 15:10 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Кариев театры сәхнәсендә спектакль ком белән күрсәтелә.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Әлиф” хореографик спектакле “Алтын битлек” милли театр премиясе алганнан соң, Казанда беренче мәртәбә күрсәтелә. Спектакль бүген Кариев театры сәхнәсендә булачак. Бу хакта “Татар-информ”га спектакльнең режиссеры, “Алтын битлек” норминанты Туфан Имаметдинов хәбәр итә. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

"Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии.

  • “Әлиф” хореографик спектакле Казанда Камал театрының Кече залында, Казан театр училищесының Уку театры сәхнәсендә күрсәтелде. Мәскәүдә “Алтын битлек” милли театр фестивалендә катнашып, Нурбәк Батулла заманча бию номинациясендә әлеге дәрәҗәле премиягә лаек булды. “Әлиф” спектакле Азәрбәйҗанда һәм Санкт-Петербургта фестивальләрдә катнашты.

Кариев театрында спектакль ком белән күрсәтелә. Билгеле булганча, беренче тапкыр ул Камал театрының Кече сәхнәсендә ком белән күрсәтелмәгән иде – театрның иминлек хезмәте рөхсәт итмәде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10