ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яр Чаллыда кызамык белән авырган балаларның хәле яхшырган

15 октябрь 2018, 15:00

Баш эпидемиолог әйтүенчә, Чаллы балалары кызамык белән авыру ачыклангач та, әти-әниләр арасында әле һаман да вакцинациядән баш тартучылар бар.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яр Чаллыда кызамык белән авырган балаларның хәле яхшыра, ләкин куркыныч әле барыбер саклана. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Наталья Ивойлова әйтте.

Аның сүзләренчә, кызамык – мәкерле чир. Аның үлемгә дә, инвалидлыкка да, өзлегүләргә дә китерүе ихтимал. “Кызамыкның менә шул тиз арада бәрә торган формасы куркыныч. Ул, нигездә, йөрәк-тамыр системасына һәм бөерләргә зыян китерә”, - диде.

Наталья Ивойлова сүзләреннән аңлашылганча, Чаллыда кызамык ачыклангач та, әти-әниләр арасында әле һаман да вакцинациядән баш тартучылар бар. “Без андыйларны үгетләп карыйбыз, ләкин бүтән бернинди чара юк. Бу очракта ата-аналар үзләренә баласына чир йога алуын анык аңларга тиеш. Алар җаваплылыкны үз өстенә ала. Олылар кызамыкны авыррак кичергәнен белгәч, вакцинациягә ризалаша. Үзләренә прививка ясата, ә баласына юк”, - дип борчылуын белдерде.

Наталья Ивойлова әйтүенчә, кызамык белән авырмаучылар һәм прививкасы булмаганнар – барысы да шушы чир буенча куркыныч төркемендә. Ул бүген балалар белән контактта булган барлык кешеләргә прививка ясалуын әйтте. “Кызамыкка шик туганда да, анализлар алгач, прививкасы булганнарда кызамык расланмаган”, - диде.

Баш эпидемиолог кызамык, кызылча, паротитка каршы прививка балаларга ике тапкыр ясалуын искәртте. “Вакцинация 1 яшьтә һәм 6 яшьтә үткәрелә. Кешене үз гомерендә шушы чирләрдән саклау өчен бу җитә”, - дип билгеләп үтте.

Наталья Ивойлова, чирдән саклану өчен, ОРВИ белән авыручылардан ераграк торырга киңәш итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10