ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда сары авыруы теркәлгәч, бер бассейнны һәм мәктәпне дезинфекцияләгәннәр

15 октябрь 2018, 13:44

Сары белән чирләгән кыз Балык Бистәсе районында “Дельфин” бассейнына йөргән.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сары авыруы очрагы теркәлгәч, Балык Бистәсе районындагы “Дельфин” бассейнында һәм мәктәптә дезинфекция үткәрелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Балык Бистәсе гимназиясендә беренче сыйныф укучысы 7 октябрьдә Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә китерелә. Кызда сары авыруы ачыкланган була.

“10 октябрьдә идарәнең Лаеш территориаль бүлеге тарафыннан чир таралмасын өчен чаралар комплексы уздырылган. 35 көн дәвамында табиблар күзәтүе һәм авырган бала белән контакттагы кешеләргә А гепатитына каршы иммунизация оештырылган. Гимназиядә дезинфекция үткәрелгән. Бала бассейнга йөргәнлектән, анда өстәмә чаралар уздырылган. Контактта булган барлык кешеләр дә 35 көн дәвамында бассейнга йөрүдән тыелып торачак”, - диелә ведомство хәбәрендә.

  • Баланың моңа кадәр бер ел гаиләсе белән Мисырда яшәгәне билгеле.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10