ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мәчетләрендә балалар өчен дини дәресләр башланды

15 октябрь 2018, 12:14

Сабыйларга гарәп графикасы һәм ислам дине нигезләре, шул исәптән тәрбия-әхлак, дини гыйбадәт тәртипләре өйрәтелә.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан мәчетләрендә балалар өчен дин сабаклары башланып китте. 763 мәчет каршында бушлай курсларда дини гыйлем бирәләр. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Курсларга 20 меңгә якын кеше йөри. Шуларның 2 меңе - 6-18 яшьтәге яшьтәге балалар. Сабыйларга гарәп графикасы һәм ислам дине нигезләре, шул исәптән тәрбия-әхлак, дини гыйбадәт тәртипләре, Пәйгамбәребез тормышыннан мисаллар белән укытыла. Дәресләр шимбә-якшәмбе көннәрендә уза. Мисал өчен, узган атнаның ял көннәрендә район имам-мөхтәсибләре катнашында Балык Бистәсе һәм Мамадышның Үзәк мәчетләрендә балалар өчен шундый дәресләрне ачып җибәрү тантанасы булды. Балаларга кирәкле әдәбият, уку әсбаплары тапшырылды диелгән әлеге хәбәрдә.

Балаларга сабак бирүгә Россия ислам институты һәм Диния Нәзарәтенең “Яшьләр бистәсе” уртак проекты кысаларында институтның 13 шәкерте дә кушылган. Алар Татарстанның төрле мөхтәсибәтләренә чыгып балаларга дәрес бирәләр, төрле кызыклы чаралар, уеннар уздыралар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10