ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү татарларының Шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасында җиңүчене юллама көтә

15 октябрь 2018, 11:52

Уенда беренче урынны яулаган командага өч көнлек сәяхәт бүләк ителәчәк.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Шаяннар һәм тапкырлар клубының Мәскәү Татар лигасында җиңүчеләр Башкортстан буйлап өч көнлек сәяхәткә юллама алачак. Бу хакта Мәскәү Татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Уен 3 ноябрьгә билгеләнгән. 
 
Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә уенда катнашырга теләүчеләр өчен Шаяннар һәм тапкырлар клубы мәктәбе эшләгән. Анда үз-үзеңне сәхнәдә ничек тотарга, җыр-биюләрне кызыклы итеп файдаланырга, мәзәкләр язарга һәм аларны сәхнәдә куярга өйрәткәннәр.   
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10