ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Янгын сүндерүчеләр Казанның Адоратский урамында ут капкан фатирдан хуҗабикәне коткарган

15 октябрь 2018, 10:43 , Фото: соцсети

Янгын сүндерүчеләр Казанның Адоратский урамында ут капкан фатирдан хуҗабикәне коткарган Башлангыч фаразларга караганда, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан булырга мөмкин.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Казанның Адоратский урамында ут капкан фатирдан хуҗабикәне коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр агентлык Яңа Савин районының Адоратский урамындагы 9нчы йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Алтынчы каттагы бер фатирда 12 квадрат метр мәйданда әйберләр һәм йорт җиһазлары янган.

Урынга 48нче янгын-коткару часте, авария хезмәтләре, полицейскийлар һәм медицина хезмәткәрләре юл тоткан. Күршеләр янгын сүндерүчеләргә фатирда кеше булырга мөмкин икәнлеген әйткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачык калган ишектән фатирга кергәч, караватта яткан хатын-кызга тап булган, аңа коткару битлеге кидереп, урамга алып чыкканнар һәм табибларга тапшырганнар.

Янгынны сигез минут эчендә сүндергәннәр. Ис газы белән агуланган 42 яшьлек хуҗабикәне хастаханәгә озатканнар.

Башлангыч фаразларга караганда, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан булырга мөмкин. Хәзер урында Казанның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре эшли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10