ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мэрия: Казан җылылык белән тулысынча тәэмин ителде

15 октябрь 2018, 10:23 , Фото: архив

Мэрия: Казан җылылык белән тулысынча тәэмин ителде Якшәмбе көнне Торак-коммуналь хуҗалык комитеты кайнар линиясенә мөрәҗәгатьләр башка көннәрдәгегә караганда биш мәртәбә азрак килгән.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казан җылылык белән тулысынча тәэмин ителде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Бүген шәһәрнең барлык социаль объектлары һәм торак фондына җылы бирелде», - диде докладчы.

Якшәмбе көнне Торак-коммуналь хуҗалык комитеты кайнар линиясенә һәм «Ачык Казан» системасына мөрәҗәгатьләр башка көннәрдәгегә караганда биш мәртәбә азрак килде, дип искәртте Гыйниятуллин.

14 көн эчендә кайнар линиягә 1741 мөрәҗәгать килде. Бу узган елга караганда, 24 процентка азрак, диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10