ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Алексей Песошин: «Факел» фестивале – ил күләмендә әһәмиятле мәдәни күренеш

15 октябрь 2018, 10:06

Фестивальдә «Газпром» ГАҖ җәмгыятьләре һәм оешмаларының үзешчән иҗат коллективлары һәм башкаручылары үз номерларын тәкъдим итәчәк.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Кичә, 14 октябрьдә, ТР Премьер-министры Алексей Песошин Казанда «Газпром» ГАҖнең VIII «Факел» корпоратив фестивале зона турын ачуда катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальдә «Газпром» ГАҖ җәмгыятьләре һәм оешмаларының үзешчән иҗат коллективлары һәм башкаручылары үз номерларын тәкъдим итәчәк.

Казанда «Факел» фестивале икенче мәртәбә оештырыла. Беренче тапкыр ул биредә 2006 елда узган иде, дип искәртте ТР Хөкүмәте башлыгы. «Артистларның әзерлек дәрәҗәсе югары булу аркасында үзешчән коллективлар фестивале «Газпром» масштабларында гына түгел, ил күләмендә дә әһәмиятле мәдәни күренешкә әверелде», - диде Песошин.

Зона туры Казанда 14-20 октябрь көннәрендә үтәчәк.

Чарада «Газпром» ГАҖнең Россиянең 19 төбәге, Белоруссия һәм Кыргызстандагы җәмгыятьләре һәм оешмаларыннан меңгә якын вәкил катнашачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10