ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Сарман районында ике машина бәрелешү аркасында пассажирлар зыян күргән

15 октябрь 2018, 09:39 , Фото: ДПС Джалиль

Татарстанның Сарман районында ике машина бәрелешү аркасында пассажирлар зыян күргән Авария кичә Җәлил – Сарман трассасының «Узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган участогында килеп чыккан.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Сарман районында ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә пассажирлар зыян күргән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә Җәлил – Сарман трассасында «Форд Фокус» автомобилен идарә итүче ир-ат «Узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган участокта үзеннән алда барган машинаны узарга чыккан. Нәтиҗәдә, 14нче модель «Лада» автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

«Форд» юл кырыена төшеп, әйләнеп капланган. Авариядә «Лада»ның – ике, «Форд»ның бер пассажиры зыян күргән. Аларны Әлмәт медицина-санитар частена озатканнар.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10