ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Экологлар Ык елгасы янында карьердан законсыз ком һәм вак таш чыгаруга чик куйган

15 октябрь 2018, 09:20

Карьерның гомуми мәйданы 1200 квадрат метр тәшкил иткән.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Мөслим районында Татарстан экологлары Ык елгасы янында законсыз карьердан ком һәм вак таш чыгаруга чик куйган. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ком һәм вак ташны Олы Чакмак авылыннан көнчыгышка таба су өсте сызыгыннан нибары ике метр ераклыкта чыгарганнар. Карьерның гомуми мәйданы 1200 квадрат метр тәшкил иткән.

Җир асты байлыклары турындагы законны һәм су саклау зоналары режимын бозу факты буенча административ тикшерү материаллары Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасына тапшырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10