ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөслимдә “Игелек икмәге” акциясе уздырылган

15 октябрь 2018, 08:00 , Фото: muslumirc.ru

Мөслимдә “Игелек икмәге” акциясе уздырылган Акциядә аграр көллият студентлары камыр ризыклары әзерләү буенча мастер-класс күрсәткән, камырдан партия эмблемасын әзерләгән.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге, яшьләр бүлеге, волонтерлар һәм партиясенең “Яшьләр гвардиясе” әгъзалары катнашында “Игелек икмәге” акциясе үтте. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 

Партиянең сәяси советы әгъзасы Азат Әхмәтҗанов акциядә катнашучыларны котлап, мондый форматтагы чараларны киләчәктә дә үткәрергә чакырды. Акциядә аграр көллият студентлары камыр ризыклары әзерләү буенча мастер-класс күрсәттеләр, камырдан партия эмблемасын әзерләделәр. Әзерләнгән ризыкларны волонтерлар картлар һәм инвалидлар йортына күчтәнәч итеп алып барды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10