ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарманнан Фоат Борһанов 90 яшьлек юбилеен каршылый

15 октябрь 2018, 03:00 , Фото: sarman-rt.ru

Сарманнан Фоат Борһанов 90 яшьлек юбилеен каршылый Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Сарманның  Дими-Тарлау авылында яшәүче Борһанов Фоат Гыймазетдин улына 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
 Фоат абыйны шулай ук район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова һәм Петровка Завод авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айдар Хөснетдинов тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10