ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Тукай районында оста йөзүчеләрне ачыкладылар

15 октябрь 2018, 02:00

Круглое Поле поселогында урнашкан «Акчарлак» бассейны базасында мәктәп укучылары арасында район беренчелеге узды.
Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Круглое Поле бистәсендә урнашкан "Акчарлак" бассейны базасында мәктәп укучылары арасында район беренчелеге узды. Биредә 16 мәктәптән барлыгы 70 укучы катнашты, дип яза район басмасы.
 

2001-2003 елларда туган спортчылар төркемендә кызлар арасында беренчелекне Шилнәбаштан Ләйсән Шәехова яулады. Шушы ук төркемдә егетләр арасында Күзкәйдән Данил Зарипов җиңеп чыкты. 2004-2007 елларда туган спортчылардан кызлар арасында I урынга Мәләкәстән Риана Исламова менде. Егетләр арасында призлы урынга Новотроицкоедан Алмаз Габидуллин чыкты. Нәтиҗәдә, командалар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: I урында – Круглое Поле поселогы мәктәбе, II урында – Кнәз авылы мәктәбе, III урында Шилнәбаш авылы мәктәбе, дип хәбәр итәләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10