ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешәннең Түбән Чегодай авылында су башнясын алмаштыру таләп ителә

15 октябрь 2018, 01:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешәннең Түбән Чегодай авылында су башнясын алмаштыру таләп ителә Искергән су башнясыннан көне-төне су ташып ага.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Түбән Чегодайда инде искергән су башнясыннан көне-төне су ташып ага. "Безнең Чирмешән" район газетасына авыл халкы шундый сорау юллаган. 
 
"Аны кайчан рәтләрләр яки яңартырлар икән? Чиста суны исраф итәргә ярамый".
 
Бу хатка Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева түбәндәгечә җавап бирде: “Хәзер башнядан су акмый, аны билгеле бер биеклектән уздырмыйбыз. Киләсе елга монда яңа башня урнаштырырга планлаштырабыз.”
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10