ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Урыссу паркында ылыслы агачлар һәм гөлҗимеш үсентеләре өстенлек итәчәк

15 октябрь 2018, 00:00 , Фото: yutazy.ru

Урыссу паркында ылыслы агачлар һәм гөлҗимеш үсентеләре өстенлек итәчәк Солнечный микрорайонында урыссулыларның яңа ял итү урыннарын яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре бара.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы район үзәгендәге яңа паркта үсентеләр саны артачак. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Солнечный микрорайонында урыссулыларның яңа ял итү урыннарын яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре бара.
 
Бу көннәрдә булачак парк периметры буенча яшел үсентеләр утырту дәвам итә. Нигездә, бу ылыслы агачлар һәм гөлҗимеш үсентеләре. Паркның үзәк өлешендә соры брусчаткадан кырыена җир өсте яктырткычлары урнаштырылачак юллар салына, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10