ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Бөтен дөньядан төрки яшьләр Татарстанга фестивальгә җыелачак

14 октябрь 2018, 16:33

Фестивальдә яшьләр алтай, тува, казах һәм башка халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары белән танышачак, тарихын беләчәк.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). 15 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә V төрки яшьләр фестиваленә бөтен дөньядан төрки яшьләр җыелачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итте.

Фестивальдә Кабарда-Балкар, Дагыстан, Кырым, Тува, Карачай-Черкесия, Башкортстан, Татарстан, Төркия һәм Россиянең төрле почмакларыннан, ерак һәм якын чит илләрдән яшьләр катнашачак.

Фестивальнең максаты – төрле төбәкләрдә яшәүче яшьләрне берләштерү, яшьләр сәясәтендә, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә алмашу, уртак проблемаларны хәл итү.

Программада яшьләр проектлары презентацияләре, түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр, экскурсияләр каралган.

Фестивальдә яшьләр алтай, тува, казах һәм башка халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары белән танышачак, тарихын беләчәк.

Моннан тыш яшьләр республиканың күренекле кешеләре белән очрашачак, Казан каласының истәлекле урыннарында булачак.

  • Фестивальне Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстандагы яшьләр оешмалары советы, “Идел” яшьләр үзәге оештыра.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10