ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Татар-информ" Рәмис Аймәт шигырьләреннән төзелгән концертны онлайн күрсәтә

14 октябрь 2018, 16:00 , Фото: Салават Камалетдинов

Кичә шагыйрьнең 50 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Татар-информ" Рәмис Аймәт шигырьләреннән төзелгән шигърият һәм җыр кичәсен онлайн күрсәтә.

Кичә шагыйрьнең 50 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган. Ул котлауларга корылмаган, ә Рәмис Аймәтнең шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән.

Юбилей чарасы шагыйрьнең яңа китабына презентация булып тора. Фойеда Рәмис Аймәтнең "Син - минем җанымның яртысы" шигырь китабы сатыла.

Алып баручылар өч сәгать дәвамында затлы, мәгънәле җырлардан торган концерт вәгъдә иттеләр. Аларның сүзен раслап концертны Резидә Галимованың Резеда Əхиярова көенә язылган җыры белән башланды. Аны Филүс Каһиров алыштырды. Аннары сәхнәгә шагыйрьнең Илһам Байтирәк көй язган җыры белән сәхнәгә Эльмира Кәлимуллина чыкты. Артистлар җырларын сәхнәдәге "Яңа музыка" оркестрына кушылып башкаралар.

Концерт аншлаг белән бара. Биредә татар дөньясының бик күп зыялыларын очратырга мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10