ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт тәкъдим итү очрагы өч тапкырга ким

14 октябрь 2018, 14:33 , Фото: архив

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт тәкъдим итү очрагы өч тапкырга ким Быел юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт бирергә тырышуның 51 очрагы булган.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда 2018 елда шоферларның ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт тәкъдим итү очрагы, алдагы ел белән чагыштырганда, өч тапкырга ким булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Быел юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт бирергә тырышуның 51 очрагы бтеркәлгән. 41 очракта җинаять эше кузгатылган. Суд 23 кешене мәҗбүри эшкә һәм зур штрафларга тарткан.

2017 елның шушы чорында ЮХИДИ хезмәткәрләренә 70 тапкыр ришвәт бирергә тырышуочрагы теркәлгән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә юл-патруль хезмәте инспекторларының һәркайсында күчмә видеорегистратор булуын һәм нәрсә булганын реаль режимда төшерүен искәртә. Моннан тыш, патруль автомобильләрендә дә видеорегистраторлар бар. Алар машинаның тышкы һәм эчке якларында ни барганын төшереп тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10