ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яңа Чишмәдә тугыз айда 116 бала туган

14 октябрь 2018, 19:00

Агымдагы елда районда туучылар саны узган елдагы күрсәткечләрдән бераз артык.
(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Статистик мәгълүматлар буенча тугыз айда районда 116 бала туган (шул исәптән 49 малай һәм 67 кыз), дип яза "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы.
 
Сабыйларның  38 е гаиләдә беренче, 49 ы - икенче, 24 е – өченче һәм 5 е дүртенче бала булып якты дөньяга килгән. 2017 елда тугыз айда 104  бала туган.
 
Кызганычка каршы, үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китә. Тугыз айда 155 яңачишмәле вафат булган (шул исәптән 82 ир-ат һәм 73 хатын-кыз). Узган елда бу вакытта 159 кеше үлгән булган.
 

Тугыз айда яңа гына никахлашкан 61 пар  гаилә корган (2017 елда – 68),  аерылышучылар саны  - 27 (2017 елда – 21). 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10