ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Укучыларга Чирмешән Туган як тарихы музеена виртуаль сәяхәт оештырыла

14 октябрь 2018, 23:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Укучыларга Чирмешән Туган як тарихы музеена виртуаль сәяхәт оештырыла Шешминка,Туймәт,Иске Үтәмеш,Лагерка,Түбән Кармалка,Әмир мәктәпләре укучылары музей экспонатлары фотоларыннан төзелгән презентация белән танышкан.
(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). Туган як тарихы музее хезмәткәрләре район мәктәпләренә барып, укучылар өчен музей заллары буенча виртуаль сәяхәт оештыра. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Шешминка, Туймәт, Иске Үтәмеш, Лагерка, Түбән Кармалка, Әмир мәктәпләре укучылары музей экспонатлары фотоларыннан төзелгән презентацияне күрергә дә өлгергәннәр. Шунда ук райондаш рәссамнарыбызның эшләреннән күргәзмә оештырылган. Уку елы дәвамында алар барлык мәктәпләрдә дә булырга ниятлиләр. Мондый сәяхәттән соң укучыларда әлеге экспонатларны музейга барып, үз күзләре белән күрү теләге арта, презентация аша гына туган як тарихы музеендагы барлык экспонатларны да күрсәтеп бетерү мөмкин түгел.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10