ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ютазыда кайбер гайләләрнең җылылык сезонына әзер булмавы ачыкланган

14 октябрь 2018, 20:00 , Фото: yutazy.ru

Ютазыда кайбер гайләләрнең җылылык сезонына әзер булмавы ачыкланган Комиссия имин булмаган гаиләләрдәге балигълык яшенә җитмәгән балалар арасында ведомствоара контроль үткәрде.
(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Фәнүзә Ибраһимова). Ютазы районындагы имин булмаган берничә гайлә өйләрен утын ягып җылытырга мәҗбүр, дип яза җирле басма.
 
Атна дәвамында, авыл җирлекләре башлыклары үтенече буенча, профилактика субъектлары вәкилләреннән торганкомиссия әгъзалары балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, хокук саклау һәм янгын сүндерү органнары, социаль яклау органнары белгечләре составында ике тикшерү үткәрде. 
 
Тикшерү барышында Әбсәләм, Ютазы һәм Кәрәкәшле авылларында яшәүче берничә гаиләдә булдылар. Җылыту сезоны башлану сәбәпле, иң беренче чиратта, җылыту системаларының төзеклегенә игътибар юнәлтелде. Ике гаиләдә, салкыннарга карамастан, табигать газына күчерү әле дә тәмамланмаган. Шул ук вакытта, узган кыш, алар бер бүлмәне электр җылыткычы белән җылытып кыш уздырганнар. Хуҗалар эшләрне якын арада тәмамларга вәгъдә бирде.
 
Тикшерелгән гаиләләрдә газ белән тәэмин итү сирәк күренеш. Йортлар күбесенчә борынгы утын мичләре белән җылытыла. Шуларның икесендә, рейд барышында бүлмәгә төтен чыккан вакытта яңгыравыклы сигнал бирә торган автоном төтен янгын сигналлары урнаштырылды. Районара янгын күзәтчелеге начальнигы урынбасары Марат Бәдриев сүзләренә караганда, алар янгынны вакытында тикшереп, тормышны саклап калырга ярдәм итә. Мондый очрак узган ел күрше Баулыда булган. Имин булмаган гаилә яшәгән агач йортларның берсендә республика программасы буенча шундый датчик куелган иде, һәм беркөнне йортта янгын чыккан вакытта, сигнал тавышына уянган әни кеше балаларының гомерләрен саклап кала алган. Әмма хәзерге вакытта әлеге программа гамәлдә түгел һәм әлеге сигналларны сатып алуны финанслау муниципалитетларга йөкләнгән, шуңа күрә мондый йортларда яшәү куркынычсызлыгы мәсьәләләре җирле хакимиятләргә бәйле.
 
“Сәүдә үзәкләрендә зур янгыннар сериясеннән соң, кешеләр үзләре янгын куркынычсызлыгы турында уйлана башлады, - дип аңлата янгын күзәтчелеге белгече. - Автоном төтен янгын сигналларын кешеләр үз хисабына сатып алырга һәм урнаштырырга мөмкин, алар шул ук Октябрьск, Бөгелмә шәһәрләрендә ирекле сатуда бар. Әмма кайбер кешеләрнең йортлар буенча йөрүе һәм аларны халыкка бик кыйммәт бәядән тәкъдим итүе очраклары юк түгел. Әйтик, мошенниклар урыссулы бер әбигә кереп, үзләрен янгын хезмәте хезмәткәрләре итеп таныштырганнар, мондый датчикларны җиде мең сумга сатарга тәкъдим иткәннәр, ә аның чын бәясе ун тапкыр кимрәк. Әбине нигезсез чыгымнардан аның уяулыгын коткарып калган-ул янгын бүлегенә шалтыратып, барысын да ачыклаган".
 

Комиссия әгъзалары тикшерелгән гаиләләрнең өлкән әгъзалары белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Гадәттә, спиртлы эчемлекләрдән күп файдаланучы мондый гаиләләрдә, ата-аналар балаларын укыту өчен шартлар тудыру турында гына түгел, ә гомумән, көнкүрешне төзекләндерү турында да уйламыйлар. Аларның йортларында антисанитария, элементар савыт-саба да юылмый, калган әйберләр турында сүз алып бару кирәк тә түгелдер дип уйлыйм. Бер әни белән сөйләшеп тә булмады – ул шулкадәр исерек булып чыкты ки, хәтта урын өстендә ятып, башын да күтәрә алмады. Аның балаларын, аларның бары тик дәүләт карамагында булган мәктәп-интернатта укулары гына коткарып кала торгандыр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10