ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Хәмитов "Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденына лаек булды

14 октябрь 2018, 11:48

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитовка Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орден тапшырды.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Рөстәм Хәмитов "Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденына лаек булды. Аны Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тапшырды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Башкортстанның элеккеге Башлыгы Рөстәм Хәмитов хезмәттәшләренә рәхмәтен җиткерде. Ул авыр күчеш чорында яңа командага ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.

“Мин барыгызга да рәхмәтлемен. Республика үзгәрде, иреклерәк булды. Мин яңа командага ярдәм итәчәкмен, бу йөкнең никадәр авыр икәнлеген беләм мин. Шәхси карашларны читкә куеп, бергә эшләргә кирәк”, - диде ул Дәүләт Җыенында чыгыш ясаганда.

Рөстәм Хәмитов отставкадан соң сәясәт белән шөгыльләнмәячәген әйтте. Ул үзенә фән өлкәсе, аерым алганда, икътисадны цифрлаштыру кызыклы икәнлеген җиткерде.

Искәртеп үтик, Рөстәм Хәмитов 11 октябрьдә, Башкортстан Республикасы көнендә, үз вазифасыннан китте. Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Радий Хәбиров билгеләнде. Хәбиров элек Башкортстан Республикасы Президенты хакимияте җитәкчесе, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе урынбасары, соңгы елларда Красногорск башлыгы булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10