ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Уфа аэропортына шассие төзек булмаган Төркия самолеты төшеп утырган

14 октябрь 2018, 10:55

Зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Уфа аэропортына Nordwind Airlines авиакомпаниясенең Airbus A321 пассажир самолеты төшеп утырган. Самолет шассиенең гидравлик системасы төзек булмаганлыгы ачыкланган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Самолет Анталия – Уфа маршруты буенча оча торган булган. Урынга коткаручылар бригадасы җибәрелгән.

Борт штатлы режимда төшеп утырган. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр иткәннәр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

А321 аэробусында якынча 230 пассажир урыны бар.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10