ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алабугада “Онытылган авыллар хәтере” китабын чыгарачаклар

14 октябрь 2018, 10:11

Соңгы 50 елда район картасыннан 40тан артык торак пункт юкка чыккан.

(Алабуга, 14 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Татарстанның Алабуга районындагы юкка чыккан авыллар турында җыелган материаллардан “Онытылган авыллар хәтере” китабы эшләнә. “Полигон” иҗтимагый оешмасы район халкын әлеге проектта катнашырга чакыра. Бу эш Президент грантлары фонды ярдәмендә башкарыла.

Соңгы ярты гасыр эчендә район картасыннан 40тан артык торак пункт юкка чыккан. Бу узган гасырның 60–80нче елларында кешеләрнең авыллардан шәһәр һәм район үзәкләренә күпләп күченеп китүләре белән бәйле.

“Авыллар турындагы материалларны электрон почтабызга (kamiltur@mail.ru) җибәрүне сорыйбыз. Сканер аша чыгарылган фотолар булса, бигрәк әйбәт. Җыелган материаллардан “Онытылган авыллар хәтере” брошюрасы эшләнәчәк һәм бастырып чыгарылачак. Проектта катнашкан һәр кешегә китап бүләк ителәчәк”, - дип аңлатты “Полигон” иҗтимагый оешмасы рәисе Камил Рәхмәтуллин.

"Октябрь аенда юкка чыккан авыллар урынннарында аншлаг, эскәмия һәм өстәлләр кую планлаштырыла", - диде иҗтимагый оешма рәисе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10