ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина вафат

14 октябрь 2018, 07:58 , Фото: tinchurinteatr.ru

Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина вафат Аңа быел июль аенда 65 яшь тулган иде.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Татарстаның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина вафат. Бу хакта үзенең фейсбук аккаунтында улы Булат Фәйзуллин язган.

Тәслимә Фәйзуллинага быел июль аенда 65 яшь тулган иде.

Ул К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәт итте. Иң билгеле рольләре - Х. Вахитның "Беренче мәхәббәт" спектаклендә Рәхилә, Т.Гыйззәтнең "Ташкыннар"ында Гөлчирә, Н.Гыйматдинованың "Сихерче" әсәрендә Убыр, И.Грекованың "Тол хатыннан көймәсе"ндә Флюра, И.Юзеевның "Гашыйклар тавы"нда Ләлә.

Бүгенге көндә Тәслимә Фәйзуллинаның ике спектакльдә рольләре бар иде - Н.Гыйматдинованың "Бер тамчы ярату" әсәрендә Рабига һәм Федерико Гарсия Лорканың "Өметсез хыяллар" спектаклендә Бернанда.

Хушлашу бүген Чистай урамы, 66 йортта була. Мәрхүмә Самосыроводагы мөселман зиратында җирләнәчәк.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10