ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пермьнең Байтирәк авылында балан бәлеше бәйрәме оештыралар

14 октябрь 2018, 15:00

Бәйрәмгә килүчеләр балан бәлеше пешерү мастер-классларында катнаша алачак.
(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). 20 октябрь көнне Пермь краеның Байтирəк клубында Балан бəлеше бəйрəме булачак. Бу хакта җирле "Чәкчәк" яшьләр оешмасы хәбәр итә. 
 
Чара кысаларында “Иң тәмле бәлеш”, “Иң матур бәлеш” конкурслары узачак. 
 
Шулай ук балан турында шигырь, балан турында җыр тәкъдим итүчеләр, татар биюен башкаручылар арасында бәйге игълан ителә. 
 
Бәйрәмгә килүчеләр баланны тәмләндерү, балан бәлеше пешерү буенча киңәшләр алып, сөйләннән (бисер) брошка ясау, тактага рәсем ясау буенча мастер-классларда катнаша алачак. 
 
Программада камыр ризыкларын сатуны оештыру, уеннар, ярышлар үткәрү дә күздә тотыла.

Бәйрәм барышында үзешчән артистлар чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10