ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Себердә яшәүче төрки халыклар "Себер чәйханәсе"нә җыелачак

14 октябрь 2018, 10:24

Новосибирскида узачак халыкара фестивальгә галимнәр, осталар, иҗат коллективлары чакырулы.
(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). 30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Новосибирск каласында узачак VIII Халыкара "Себер чәйханәсе" фестиваленә Себердә яшәүче төрки халыклар җыелачак. Монда төрки халыкларның мәдәни мирасына багышланган конференция узачак. Бу хакта Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Фестиваль кысаларында, "Төркиләр гүзәле"н сайлау, төрки мәдәният һәм сәнгать буенча мастер-класслар уздыру, балалар өчен милли уеннар белән  мәйданчык булдыру, халык кул эшләнмәләре, төрки әдәбият, сәнгать, костюмнар, милли ризыклар  күргәзмәләрен әзерләү, чәй эчү тәртибен күрсәтү планлаштырыла. Чара "Кучум ханда кунакта" дип исемләнгән концерт белән тәмамланачак. Концертта фестивальдә катнашучыларның чыгыш ясавы вәгъдә ителә. 
 
Халыкара фестивальгә төрки дөньяны өйрәнүче галимнәр, осталар, төрки музыканы уйнаучы, җырлаучы, төрки халыклар биюләрен башкаручы иҗади коллективлар чакырыла. 
  • Фестивальнең максаты- төрки мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү; төрки этник төркемнәр арасында элемтәләрне ныгыту; мәдәният аша милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү. 
 
Заявкаларны 4 ноябрьгә кадәр юллау шарт. 
 
Фестиваль Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10