ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Минзәлә районы Дусай-Кичү авылына асфальт һәм ташлы юлны ачу тантанасы булды

14 октябрь 2018, 09:00 , Фото: menzela.ru/news/kөn-temasyi/azat-khamaev-dusay-kichne-yully-itte

Минзәлә районы Дусай-Кичү авылына асфальт һәм ташлы юлны ачу тантанасы булды М-7-Мәлкән юлының озынлыгы 10 км, Мәлкән-Дусай Кичү (таш) - 2,5 км.

(Минзәлә, 14 октябрь, "Татар-информ", "Минзәлә"  , Илдус Шагиев). М-7 трассасыннан Мәлкән, Дусай-Кичү авылларына асфальт һәм ташлы юлны ачу тантанасы булды. Асфальт юлны сузу төрле сәбәпләр аркасында озаккарак сузылса да, юлсызлыктан интеккән Дусай-Кичү авылы кешеләренең җыенда Татарстанның җир һәм милек мәнәсәбәтләре министры Азат Хамаевка җиткергән гозерләре быел ук тормышка ашты, дип яза җирле басма.

Татавтодорның Минзәлә филиалы коллективы М-7- Мәлкән, Дусай-Кичү юлын сыйфатлы итсен өчен Татарстан хөкүмәте аларга 200 млн сумнан артык акча бүлеп бирде. Авыл җирлегендә яшәүче халыкның шатлыгын уртаклашырга юлны ачу тантанасына район башлыгы Айдар Салахов, Азат Хамаев, республиканың башка ведомстволары вәкилләре, Марат Сәмигуллин җитәкчелендә Татавтодорның Минзәлә коллективы да килгән иде.

Район мәдәният бүлеге һәм Мәлкән мәдәният йорты коллективы тантанага тагын да күтәренке рух бирер өчен әдәби-музыкаль сценарий әзерләгәннәр. Килгән кунаклар әлеге юлның ачылу уңаеннан үзләренең шатлыгын белдерделәр, авыл халкын шәһәр тормышына тагын бер адымга якынаюлары белән котладылар. Хезмәт алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатын һәм Татавтодорның Мактау грамоталарын тапшырдылар.

Чыннан да, таштан гына булса да, Дусай-Кичү юлы да асфальттай тыгыз прессланган, тигез булып тора. Ә Мәлкәннең үзендә моңа кадәр дә асфальланган юллар бар.

М-7 - Мәлкән юлының озынлыгы 10 км, Мәлкән-Дусай Кичү (таш) - 2,5 км.

 

 

 

Галерея


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10