ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарча диктант язарга теләүчеләр саны, былтыргыга караганда, 2-3 тапкыр арткан

14 октябрь 2018, 12:18

2017 елда татар теленнән белемнәрен илнең 20 төбәгендә һәм 10 чит илдә яшәүче ике меңләп кеше тикшереп караган иде.
(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). "Татарча диктант яз" акциясендә быел Россиянең 60 төбәгеннән һәм 20 чит илдән катнашачаклар. Бу хакта акциянең рәсми сайтында хәбәр ителә. 
 
Узган ел белән чагыштырганда, чарада катнашырга теләк белдергән чит илләр саны ике тапкырга, ә Россия төбәкләре саны өч тапкырга арткан. Билгеле булганча, 2017 елда татар теленнән белемнәрен илнең 20 төбәгендә һәм 10 чит илдә яшәүче ике меңләп кеше тикшереп караган иде. 
  • Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. 
 
Быел акция 27 октябрьгә билгеләнгән. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10