ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казахстан вәкилләре Актаныштагы Ресурс үзәктә булды

13 октябрь 2018, 22:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/obrazovanie/bu-moim-kazakhstan-vkillre-aktanyshtagy-resurs-zkt-buldy-fotolar

Казахстан вәкилләре Актаныштагы Ресурс үзәктә булды Таскалин районы вәкилләре барлык техниканың яңа һәм заманча булуын алар аерым билгеләп үттеләр.

(Актаныш, 13 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районында 3 көн дәвамында булачак Казахстан делегациясе Актаныштагы Ресурс үзәк – технология техникумы белән дә якыннан танышты, дип яза җирле басма.

Техникумда район кунакларын башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева озата йөрде.

Авыл хуҗалыгы юнәлешендә белгечләр әзерләүгә йөз тоткан әлеге уку йортының ныклы техник базасы, капиталь төзекләндерелгән бинасы Таскалин районы вәкилләрендә соклану уятты. Барлык техниканың диярлек яңа һәм заманча булуын алар аерым билгеләп үттеләр. Укучылар өчен булдырылган тренажерларда гамәли күнекмәләр дә эшләп карады кунаклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10