ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда томан төшү ихтималын хәбәр итә

13 октябрь 2018, 18:00 , Фото: архив

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда томан төшү ихтималын хәбәр итә Төнлә һава температурасы 3 градуска кадәр суытачак.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 14 октябрьдә, Татарстан территориясендә төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә, бүгенге кебек үк, урыны белән томан төшүе мөмкин. Бу хакта, республика синоптикларына сылтама белән “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юл хәрәкәте вакытында томан куркынычы турында истән чыгармаска кирәклеген искә төшерә. Автомобиль йөртүчеләр томан вакытында сак хәрәкәт итәргә, тизлекне киметергә тиеш, дип белдерә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Моннан тыш, кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк.

Татарстан синоптиклары фаразы буенча, төнлә бераз яңгыр явуы мөмкин. Көндез явым-төшем күзәтелми.

Татарстанда төнге сәгатьләрдә кырау төшүе көтелә. 3 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы 3–8 градуска кадәр җылылыкта була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10