ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Актаныш командасы көрәш ярышларында өченче урынга лаек булды

13 октябрь 2018, 19:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/aktanysh-krshchelre-dnif-kharisovka-zur-blk-yasady-fotolar

Актаныш командасы көрәш ярышларында өченче урынга лаек булды Актаныш көрәшчеләре җиңүләрен Дәниф Харисовның юбилеена багышлады.

(Актаныш, 13 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 12-13 октябрь көннәрендә "Ак Барс" көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына татар көрәше узды. Әлеге XXIII республикакүләм турнир быел да авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылып, Татарстанның келәм батырларын барлады, дип яза җирле басма.

Иген уңдырышлыгы буенча лидерлар рәтендә, уңышның тулаем җыемы буенча республикада быел беренче урын яулаган Актаныш районы әлеге турнирга үз көрәшчеләрен тәкъдим итми калса, бу гайре табигый хәл буларак кабул ителер иде, мөгаен. Өстәвенә, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов Актанышның көрәш Федерациясе рәисе дә. “Актаныш игенчесе” дигән данлыклы исем белән беррәттән “Актаныш көрәшчесе” дигәне дә бар. 

Бәйгегә килгәндә, ике көн дәвам иткән турнирда республика районнарыннан килгән 46 командадан 400лəп көрəшче катнашты. Алар 60, 70, 80, 90, 100, 130 һəм 130дан югары үлчəмнəрдə бил алышты. Келәмгә чыккан көрәшчеләр арасында 10ысының Актанышныкы булуы горурлык хисләре уята.

Шунысы сөенечле, Актаныш муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиев һәм тренер Илфир Әнвәров җитәкләгән команда, турнир нәтиҗәләре буенча, Татарстан күләмендә дәрәҗәле өченче урынга лаек булды.

 

Көрәшче егетләребез үзләре исә, әлеге мәртәбәле җиңүләрен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәчесе Дәниф Әсрар улы Харисовның 60 яшьлек олуг юбилеена зур бүләк булды дип исәпли. Афәрин, Актаныш көрәшчеләре!

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10