ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чирәмдәге хоккей чемпионатында “Динамо-Казан” Россия чемпионы булырга мөмкин

13 октябрь 2018, 17:29 , Фото: архив

Чирәмдәге хоккей чемпионатында “Динамо-Казан” Россия чемпионы булырга мөмкин Моның өчен команданың иртәгә, 14 октябрьдә, Россия чемпионатының йомгаклау очрашуында җиңүе кирәк.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Казанның Чирәмдәге хоккей үзәгендә “Динамо-Казан” һәм Азовның “Тана” командалары арасында Россия чемпионаты соңгы раунды сериясе башланып китте. Беренче очрашу Казан командасы файдасына 5:2 исәбе белән төгәлләнде.

Татарстан коллективы составында Павел Голубев хет-трик буларак билгеләнде. Николай Янкун һәм Линар Фәттахов уеннары белән аерылып торды.

Очрашу алдыннан Казан һәм Азов клублары турнир таблицасының беренче һәм дүртенче баскычында иде. “Динамо-Казан”ның өстенлеге күзгә күренеп торды.
Контрһөҗүмдә кунаклар Марат Гафуров капкасына ике туп ыргыта алды.

Иртәгә, 14 октябрьдә,  Россия чемпионатының йомгаклау очрашуы уза. “Динамо-Казан” җиңгән очракта, команда 16нчы тапкыр рәттән ил чемпионы булып танылачак. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10