ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов, "Биосфера-фиш" заводын ачканнан соң, зур форель балыгы тоткан

13 октябрь 2018, 16:39

Бүген Татарстанның Лаеш районында “Биосфера-Фиш” заводының беренче чираты ачылды.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында “Биосфера-Фиш” заводының беренче чиратын эшләтеп җибәргәннән соң, зур форель балыгы тоткан. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Завд ачылу урыныннан видеорепортажны Рөстәм Миңнеханов Instagramда үз аккаунтында бастырып чыгарган.

Алдан хәбәр ителгәнчә,“Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексының беренче чираты елына 1 млн чөгә (стерлядь) маймычы җитештерүгә исәпләнгән. Ул чөгән балыгы популяциясен булдыру өчен кирәк. Шулай ук Президенты фикеренчә, завод төзелү чөгә балыгының Татарстан Кызыл китабыннан чыгу мөмкинлеген дә бирәчәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10