ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанның 10 районында Башкарма комитет һәм җирле үзидарә советлары биналары төзелде

13 октябрь 2018, 16:57

Рөстәм Миңнеханов төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча видеоконференция элемтә режимында киңәшмә уздырды.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанның 10 районында Башкарма комитет һәм җирле үзидарә советлары биналары төзелде. Шул турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Әлки, Апас, Кама Тамагы, Лениногорск, Теләче, Яңа Чишмә һәм Нурлат районнары муниципаль хакимиятләрендә эш урыннары яңартылды.

Видеоконференция элемтә режимында узган киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары вәкилләре, Татарстан Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10