ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда су белән тәэмин ителешнең сыйфатын яхшырту бурычын куйды

13 октябрь 2018, 12:55 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда су белән тәэмин ителешнең сыйфатын яхшырту бурычын куйды Татарстан Президенты республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтә режимында киңәшмә уздырды.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык дәрәҗәдәге һәм ведомстводагы түрәләр алдына Татарстанда су белән тәэмин ителешнең сыйфатын яхшырту бурычын куйды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың кайбер торак пунктларында су белән тәэмин ителеш проблемасы бар. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә катгый искәртте. Ул су белән тәэмин итү системасында реконструкция үткәрергә һәм торбалар алыштырырга гына түгел, кулланыла торган суның сыйфатын яхшырту кирәклеген дә өстәп әйтте.

Видеоконференция элемтәсе режимында узган киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары вәкилләре, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10