ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына уздырылган турнир татар көрәшенең яңарыш чоры дип аталды

13 октябрь 2018, 12:16 , Фото: Регина Гумарова

Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына уздырылган турнир татар көрәшенең яңарыш чоры дип аталды Көрәш кагыйдәләренә ачыклык кертелү сәбәпле, бу турнирда кисәтүләр күбрәк булды.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). "Ак Барс" көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган бәйге татар көрәшенең яңарыш чоры дип аталды. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ярышның баш хөкемдары Айрат Гәрәев әйтте.

Айрат Гəрəев бүгенге татар көрəшенең кагыйдәләрне ныклап үзләштерүдә әһәмиятле булуын искәртте : "Без күп кенə кагыйдəлəрне яхшылап өйрəндек. Аркага яту, ике тезгə тезлəнеп көрəшүне егетлеккə санап булмый, бу бирелү дигəнне аңлата. Бүтəн иллəрдə болар өчен шунда ук жиңелү игълан итəлəр. Мондый турнирлар əлеге кагыйдəлəргə ныклап өйрəнү кебек булып та бара". 

Ул бу бәйгедә кисәтүләрнең гадәти турнирларга караганда күбрәк булуын әйтте.

  • Бәйге 12-13 октябрь көннəрендə уздырыла. Бүген көрәшнең ярымфинал һәм финал уеннары үткәрелә. Республика районнарыннан килгән 46 командадан 286 көрəшче 7 үлчəм категориясендə көш сынаша. Ярымфинал һəм финалда якынча 50 көрəшче бил алышачак, дип хəбəр итə ярышның баш хөкемдары Айрат Гəрəев.

"Татарстан беренчелегендə 10 үлчəм категориясе бар, анда 400лəп көрəшче катнаша. Бу турнирда 60, 70, 80, 90, 100, 130 һəм 130дан югары үлчəмнəрдə көч сынашалар, - диде Айрат Гəрəев. - Татарстанның авыл хужалыгы районнары командалары гына катнашуны исəпкə алсак, сөендерə торган саннар".


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10