ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөфти Татарстан мөселманнары өчен хаҗ сәфәрен оештыручылар белән очрашты

13 октябрь 2018, 14:05 , Фото: dumrt.ru

Мөфти Татарстан мөселманнары өчен хаҗ сәфәрен оештыручылар белән очрашты 2018 елда хаҗ сәфәрен уңышлы оештыруда үзеннән зур өлеш керткән төркем җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанның "ДУМ РТ хаҗ" рәсми хаҗ-операторы изге сәфәрне уңышлы оештыруга зур өлеш керткән хаҗилар төркемнәре җитәкчеләрен, табибларны, дин белгечләрен, хаҗиларны җыйды. Алар белән очрашуга республиканың мөселманнар башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

"Хаҗ ул гади генә гыйбадәт түгел, анда бөтен гыйбадәтләр тупланган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем Аллаһы ризалыгы өчен гөнаһлар кылмыйча һәм талашмыйча хаҗ кыла алса, ул анадан яңа туган сабый бала сыман гөнаһсыз килеш кайтыр», – ди. Сез шундый олуг гыйбадәткә сәбәпче булдыгыз, шул ук вакытта үзегез дә хаҗ кылдыгыз», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан мөфтие.

Ул шулай ук 2018 елда хаҗ сәфәрен уңышлы оештыруда үзеннән зур өлеш керткән төркем җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, киләчәктә дә уңышлар теләде.

  • Хаҗ сезоны нәтиҗәләре буенча, быел Татарстаннан 1800 кеше изге сәфәр кылды. Хаҗиларны республикадан төрле белгечлектәге 20 табиб озата барды, өзлексез медицина хезмәте күрсәтелде.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10