ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында дәвалау амбулаториясен ача

13 октябрь 2018, 11:43

Комлы Кәвәлдә төзелгән медицина комплексына 110 млн сум акча сарыф ителгән.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген республиканың Лаеш районында Татарстан Президентын көтәләр. Рөстәм Миңнеханов Комлы Кәвәл авылында дәвалау амбулаториясен ачу тантанасында катнашачак. Яңа амбулатория 13 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Бу турыда Татарстан Президентының рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

Амбулатория төзелешенә һәм аны җиһазлауга 110 миллион 764 мең сум акча сарыф ителгән, шуның 30,5 миллион сумына җиһазлар алынган. Медицина оешмасы Комлы Кәвәл, Орлов, Никольское һәм Матюшино җирлекләрендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10