ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстандагы беренче мәрсин балыгы заводы Лаеш районында ачыла

13 октябрь 2018, 11:21

Татарстан балыкчылык оешмасының беренче чираты елына миллионлап чөгә маймычы үрчетергә әзер.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Татарстандагы беренче мәрсин (осетр) балыгы заводының рәсми ачылышы бүген Лаеш районында булачак. Ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәктәге мондый беренче оешмага нигез ташы узган елның сентябрендә салынды. Бүген аның беренче чираты уңышлы гына эшләп килә. Монда инкубацияләнгән уылдыктан чыккан маймычларның беренче партиясе инде үскән. Ә аларның бер өлеше Яшел Үзән районында иреккә җибәрелгән.

Алда тагын дүрт төзелеш чираты көтелә. Аларны торгызу төгәлләнгәч, Татарстан елгаларын балыкландыру өчен оешма елына биш миллион маймыч үрчетү буенча проект куәтенә чыгачак. Шулай ук елына миллион форель маймычы һәм товар өчен 50 тонна мәрсин балыгы җитештереләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10