ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында Урман планы турында фикер алыштылар

13 октябрь 2018, 10:52 , Фото: minleshoz.tatarstan.ru

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында Урман планы турында фикер алыштылар Республиканың Урман планын тәкъдим итү 19 октябрьдә Урман хуҗалыгының федераль агентлыгында узачак.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында республикада урманчылыкны 10 елга дәвамчан планлаштыруны күздә тоткан мөһим документ - Урман планы турында фикер алыштылар. Бу хакта министрлык сайтында хәбәр ителә.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының яңа Урман планын тәкъдим иттеләр. “Рослесинфорг” ФГБУның Казан филиалы вәкилләре тәнкыйть һәм тәкъдимнәрне бетерү буенча эшләнгән эшләр турында хәбәр итте. Бу тәнкыйть һәм тәкъдимнәр планны әзерләгән вакытта Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләреннән, ведомство оешмаларыннан, шулай башка оешмалардан килгән.

Республиканың Урман планын тәкъдим итү 19 октябрьдә Урман хуҗалыгының федераль агентлыгында узачак.

  • Урман планы – әһәмиятле документларның берсе, республикада урманчылыкны 10 елга озак вакытка планлаштыру. Аны эшләү белән “Рослесинфорг” ФГБУның Казан филалы шөгыльләнә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10