ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Экология һәм табигый ресурлар министрлыгы Казан инновация университеты белән килешү төзеде

13 октябрь 2018, 10:29 , Фото: eco.tatarstan.ru/

Экология һәм табигый ресурлар министрлыгы Казан инновация университеты белән килешү төзеде Очрашуда тирә-якны саклау буенча үзара хезмәттәшлек, студентлар практикасын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чарада министр Александр Шадриков һәм уку йорты ректоры Асия Тимирясова катнашты. Очрашуда тирә-якны саклау буенча үзара хезмәттәшлек, студентларың практикасын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

“Яшь буынның табигатьне саклауда актив катнашуы, экологиядә квалификацияле белгечләр артуы күңелле”, - диде Александр Шадриков.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10