ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән Белоруссия арасында тыгыз хезмәттәшлек булуын әйтте

13 октябрь 2018, 09:43 , Фото: архив

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән Белоруссия арасында тыгыз хезмәттәшлек булуын әйтте Татарстан делегациясе 10-12 октябрьдә Могилевта Россия һәм Белоруссия төбәкләренең V форумында катнашты.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Могилевта узган V төбәкләр форумында Татарстан делегациясен җитәкләде. Ул Татарстанның һәм Белоруссиянең күптәнге һәм актив хезмәттәшлеге турында сөйләде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татарстан һәм белорус коллегалар – күптәнге хезмәттәшләр. Безнең товар әйләнеше елына 1 миллиард доллар күләменә чыкты. Без авыл хуҗалыгы техникасын, машина төзү продукциясен, тәбәнәк идәнле автобуслар, авыл хуҗалыгы продукциясен күпләр сатып алабыз. Белоруссиядә Татарстан нефтехимиясенә һәм нефть эшкәртүенә, ягулык-майлау материалларына ихтыяҗ зур”, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул 2018 елның июнендә Белоруссиядә беренче тапкыр Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре булганын да әйтте.

“Бу - зур мәдәни тәҗрибә. Төбәкара дәрәҗәдә тыгыз бәйләнеш булдыру”, - диде парламентарий.

  • 10-12 октябрьдә узган Россия һәм Белоруссия төбәкләренең V форумы ике меңнән артык кешене җыйды. Чарада ике илнең дә Президенты катнашты. Алар ике яклы килешүне алга таба үстерү юнәлешләрен, союздаш дәүләт кысаларында интеграцияне ныгытуны билгеләде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10