ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әгерҗедә мөгаллимнәрне һәм тәрбиячеләрне зурладылар

13 октябрь 2018, 01:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә мөгаллимнәрне һәм тәрбиячеләрне зурладылар Бер төркем мөгаллимнәргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

(Әгерҗе, 13 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).  Әгерҗедә гомерләрен игелекле хезмәткә багышлаган мөхтәрәм мөгаллимнәрне һәм тәрбиячеләрне зурладылар, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Валерий Макаров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина аларга олы бүләк ясады. Казаннан парлы артистлар Рәфинә Ганиуллина–Рәзил Камалов, Гөлназ–Илсур Шәрипҗановлар концерт куйдылар. 

Бу көнне сәхнә түрендә иң-иңнәр дә бүләкләнде. Бер төркем мөгаллимнәргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Аларга, район башлыгының Мактау грамотасына ия булучыларга, быел юбилейларын билгеләп үтүчеләргә, сентябрьдән укытучылар сафын тулыландырган яшь егет-кызларга район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников, спорт һәм мәдәният бүлекләре начальниклары Илшат Гайнетдинов, Марс Гатауллин иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Аннан соң Казан артистлары һәм Иж-Бубыйның “Карусель“ бию төркеме матур чыгышларын бүләк иттеләр.

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10